Җәлилчеләрне искә алу

25 август — Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне

1944 нче елның 25 августында Җәлил һәм аның иптәшләренең гомерләре гильотина балтасы астында өзелә.

Геройларны искә алу уңаеннан,  Татарстанда Җәй" республика проекты һәм "Җәйге уку залы" проекты кысаларында шәһәрнең Александр бакчасы паркында "Без кайтырбыз туган илләргә..." дип аталган күргәзмә оештырылды.  А.С.Пушкин исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре  шәһәр халкына һәм килгән кунакларга Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында тулырак сөйләделәр, аларның батырлыгын искә алдылар. Китап һәм журнал материаллары белән таныштырдылар.