"Тукайга сәяхәт"
20 август көнне А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә Алабуга балалар йорты укучылары экскурциядә булды. Экскурция барышында китапханәче укучыларны бүлектәге күргәзмәләр белән таныштырды. Шулай ук Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан эшләнгән экспозиция турында сөйләде. Укучылар үзләре "Мәхәббәт, Любовь" шигырен рус һәм татар телләрендә укыдылар. Экспозиция аларда зур кызыксыну уятты.