Мин Тукайны укыйм
13 авгут көнне А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә укучылар өчен "Мин Тукайны укыйм, Я читаю Тукая" дип аталган мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче Татарстанда Г.Тукай елы дип игълан ителгәнен әйтеп узды, Тукайның тормыш юлын кыскача исләренә төшереп узды. Укучылар үзләре Г.Тукайның "Ваксынмыйм. Иду своим путем" шигырен рус һәм татар телләрендә укыдылар.