"Асыл якның асыл улы"

12 август көнне А.С.Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчесе  "Татарстанда Җәй" республика проекты һәм "Җәйге уку залы" проекты кысаларында шәһәрнең Александр бакчасы паркында  танылган шагыйрь Харрас Әюпнең тууына 80 елга багышлап “Асыл якның асыл улы” дип аталган китап күргәзмәсен тәкъдим итте.

Алабугалылар һәм шәһәр кунаклары Харрас Әюпнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, китапларын карадылар.