«Шиһабетдин Мәрҗани: тарих һәм безнең заман”

2018 ел Татарстан Мөселманнар Диния нәзарәте тарафыннан Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан ителде. 6 апрель көнне Түбән Кама шәһәренең  Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә “Шиһабетдин Мәрҗани: тарих һәм безнең заман” дип аталган республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды. Конференциягә Ш.Мәрҗани мирасын өйрәнгән, барлаган һәм халыкка җиткерүдә күп эш башкарган фәнни хезмәткәрләр, музей җитәкчеләре, укытучылар, китапханәчеләр катнашты. Алабуга китапханәләр системасыннан  да китапханәчеләр катнашты: Закирова Н.К., Галимова А.Х. Валеева Р.Н., Садыкова З.Х. “Шиһабетдин Мәрҗани мирасын барлау, өйрәнү һәм халыкка җиткерү” дип исемләнгән Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының эш тәҗрибәсе турында  доклад  белән Валеева Раушания чыгыш ясады.