"Һәркемгә кардәш Тукай!"

 А.С Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә  "Һәркемгә кардәш Тукай" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче  Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача гына исләренә төшереп узды. Укучылар үзләре "Карлыгач . Ласточка." шигырен татар һәм рус телләрендә укыдылар. Шунсы сөендерә : укучылар Тукай шигырьләрен яттан беләләр, яратып укыйлар.