«Тукай – шигърият чишмәсе»

#ТукайныБергәләпУкыйбыз #ЧитаемТукаяВместе

9 апрельдә татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә Габдулла Тукайның 140 еллык юбилее уңаеннан мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче КФУның Алабуга институты студентларына татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Шулай ук аларга шагыйрьгә атап оештырылган бай эчтәлекле экспозиция белән дә таныштырды.

Студентлар «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Шагыйрь» шигырен укыды.