«Ике дөнья арасында»
10 апрельдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә күпләребез яратып, хөрмәт иткән, әсәрләрен укып илһам алган Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Лира Ибраһимованың иҗат кичәсе узды. Төгәрәк әйтсәк, аның «Татнефть» Хәйрия фондында 2025 елда дөнья күргән «Ике дөнья арасында» китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Әлеге чара татар әдәбияты ункөнлеге кысаларында оештырылды.
Алабугадан дүрт язучы Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булып тора. Алар арасында Лира Кадим кызы да бар. Ул «Мирас итеп йолдыз калдырам», «Җимчәчәк», «Сукырлар йорты» кебек китаплар авторы.
Кичәнең беренче өлешендә алып баручы Лира ханым белән балачак, тормыш юлы турында әңгәмә корды, икенче өлешендә язучылык хезмәте, иҗат турында сөйләште, яңа басылып чыккан китабы белән якыннан таныштырды.
Бәйрәмгә Лира ханымның каләмдәшләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм аның иҗатын хөрмәт итүчеләр җыелган иде.
«Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары Кадрия Наил, Хашия Төхбәтуллина, Гөлфия Ибрагимова теләк-фикерләрен җиткерделәр.
Әлеге кичәдә автордан имзалы китап алу мөмкинлеге дә бар иде.
Кичә һәрбер кешедә җылы тәэсирләр калдырды.