Рәдиф Гаташка - 85 яшь
Бүген, 30 мартта, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф ГАТАШ (Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллин) үзенең юбилеен билгеләп үтә.
Ул 1941 елда Башкортстанның Кушнаренко районы Марс авылында туа. Талбазы авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт университетының татар-рус филологиясе бүлегенә укырга керә. Анда ике ел укыгач, Казанга күчеп, белем алуын Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә дәвам итә. 1967–1969 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы ике еллык Югары әдәби курсларда укый. 1975 елдан – «Казан утлары» журналы редакциясендә поэзия бүлеге мөхәррире хезмәтендә. «Гөлләр су сорыйлар», «Кояшлы утраулар» (1967), «Диңгез эзлим» (1968), «Юл җырлары» (1969), «Тел ачкычлары» (1973), «Ирләр булыйк» (1978), «Чакыру» (1980), «Китмә, хыял» (1986), «Бу – сиңа кылган догам» (1997) һ.б. шигъри җыентыклар авторы.
Р. Гаташ – Татарстан Язучылар берлегенең Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләге иясе (2005), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1982) һәм атказанган сәнгать эшлеклесе (2001). 2001 елда дөнья күргән «Газәлләр», 2005 елда басылып чыккан «Мәңгелек сусау» китаплары өчен 2008 елда Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1966).
Шагыйрьне туган көне белән тәбрик итәбез.