«Тукай һәм шигърият»

#ТукайныБергәләпУкыйбыз #ЧитаемТукаяВместе

26 мартта татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре Габдулла Тукайның 140 еллыгына һәм Бөтендөнья шигърият көненә багышланган шигъри кичә уздырды.

Кичәнең беренче өлешендә китапханәче мәдәният һәм сәнгать көллияте студентларын шагыйрь Г. Тукайның тормыш юлы белән таныштырды һәм аның биографиясеннән кызыклы фактлар белән уртаклашты. Студентлар авторның «Кошларга» исемле шигырен чиратлап укыды.

Кичәнең икенче өлешендә һәр студентка Клара Булатованың берәр шигыре тәкъдим ителде. Һәр шигырьне студентлар сәнгатьле итеп тыңлаучыларга җиткерделәр, бер-берсен алкышлар белән хупладылар.

Шундый җылы атмосферада узды әлеге матур шигъри кичә.