“Тыл ветераннары – сугыш чоры балалары”

     Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчесе Раушания Нури кызы  “Тыл  ветераннары – сугыш чоры балалары” исемле патриотик сәгать уздырды. Әлеге чара Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы уңаеннан оештырылды. Китапханәче яшьләргә сугыш чорында тылда хезмәт куйган апалар, балалар батырлыгы турында сөйләнде. “Кыз – әбиләр” исемле китапка кертелгән якташларыбыз турында фикер алышу булды.