«Тукай: гасырлар аша. Тукай: сквозь века»

     #ТукайныБергәләпУкыйбыз #ЧитаемТукаяВместе

   19 март көнне татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчесе Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган интеллектуаль уен үткәрде. КФУның Алабуга институты студентлары бөек татар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турындагы белемнәрен тикшереп, кызыклы уенда катнаштылар. Ярыш дустанә мөхиттә узды, татар әдәбияты һәм мәдәниятенә кызыксынуны арттыруга ярдәм итте.

    “Тукайны бергә укыйбыз. Читаем Тукая вместе” проекты кысаларында китапханәче татар телендә «Бәйрәм бүген»  шигырен укыды.