«Бер илаһи зат»

18 мартта татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре татар шагыйре, Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Клара Булатованың тууына 90 ел тулу уңаеннан шигъри кичә оештырды.  Әлеге чарада Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары һәм укытучылары Т. В. Җәләева катнашты. Китапханәчеләр Клара Гариф кызының тормыш юлы, иҗаты турында кызыклы мәгълүмат җиткерделәр, презентация күрсәттеләр. Студентлар шагыйрәнең «Сугыш чорындагы балачактан», «Җаваплылык күпме синең иңдә», «Әниемә», «Ана җыры» һ.б. шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Иң оста укучы студентларга юбилярның китаплары бүләк ителде. Кичә дәвамында Клара Булатова сүзләренә язылган «Кыңгыраулар», «Шушы яктан, шушы туфрактан без» җырларын тыңладылар.