«Гасырларда калыр батырлык»

    18 мартта татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллык юбилее уңаеннан викторина оештырды. Викторина татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән бәйле кызыклы сорауларны үз эченә алды. Катнашучылар шагыйрьнең батырлыгы, Ватанга тугрылыгы һәм аның шигъриятенең тирән мәгънәсе турында үз белемнәрен сынап карадылар, китап күргәзмәсе белән дә таныштылар.