«Игътибарлыкка тугрылык»

Язучы, прозаик,  Язучылар берлеге әгъзасы; «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре», Фатих Хөсни премиясе лауреаты Нурислам Габдулла улы Хәсәновның 85 яшьлек юбилее.

Нурислам Габдулла улы Хәсәнов 1941 елның 1 мартында Теләче районы Шәтке авылында колхозчы гаиләсендә туа. Шәтке җидееллык мәктәбен һәм 1959 елда Олы Нырсы авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, 5 нче номерлы һөнәри-техника училищесында укый. Завод станокларын ремонтлау слесаре белгечлеге буенча һөнәри белем алгач, ул 1960–1964 елларда Казан моторлар төзү заводында хезмәт юлын башлый. 1964–1967 елларда Казакъстан якларында армия хезмәтендә дә була. Армия хезмәтеннән соң янәдән элек эшләгән заводындагы хезмәтен дәвам итә. 1981–1991 елларда Н. Хәсәнов әүвәл Татарстан радио-телевидение үзәгендә – редактор, инженер, аннары Татарстан Язучылар берлеге каршындагы Әдәбиятны пропагандалау бюросында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1992 елдан 2006 елга кадәр «Теләче хәбәрләре» район газетасының баш мөхәррире хезмәтендә була. Хәзерге вакытта ул лаеклы ялда, фәкать әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. 
 Н. Хәсәновның республика көндәлек матбугатында беренче әдәби язмалары – шигырьләре, нәсерләре, очерк-хикәяләре – узган гасырның алтмышынчы елларында күренә башлый. 1982 елда эшче яшьләр тормышын сурәтләгән хикәя һәм нәсерләре тупланган «Энҗеләр балкышы» дигән беренче җыентыгы басылып чыга. Сиксәненче еллардан башлап, хикәя-нәсер жанрында нәтиҗәле иҗат иткән хәлдә, Н. Хәсәнов прозаның тормыш күренешләрен киңрәк иңләгән, катлаулы кеше язмышларын чагылдырган повестьлар язуга игътибарын юнәлтә.