«Туган тел була бер генә, туган телнең кадерен бел генә»

19 нче февральдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә Халыкара туган тел көне уңаеннан «Туган тел була бер генә, туган телнең кадерен бел генә» дип аталган туган тел сәгате узды.

Китапханәчеләр  туган телебез турында шигырьләр укыды. «Мәкаль әйтәм, дәвам ит», «Уйла һәм әйт» уеннары килгән китап укучыларга аеруча да кызыклы булды.  Әлеге чара «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Чарага китап күргәзмәсе оештырылды.

------

19 февраля в отделе татарской и краеведческой литературы Центральной библиотеки имени А. С. Пушкина прошёл час родного языка  ко Дню родного языка.

Библиотекари читали стихи о родном языке. Игры «Пословица говорю, продолжай» и «Подумать и сказать» особенно понравились юным читателям. Мероприятие завершилось песней «Родной язык». Была подготовлена книжная выставка.