«Китаплар дөньясында»
Күптән түгел 1 нче санлы Балалар сәнгать мәктәбе укучылары татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә экскурсиядә булды. Әйдәп баручы китапханәче Халыклар бердәмлеге елына багышланган «Бердәмлектә – халык көче», Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы уңаеннан «Батырлыкка игътирам», Габдулла Тукайның 140 еллык, Муса Җәлилнең 120 еллык юбилее уңаеннан «Г. Тукай – шигъриятебез кояшы», «Исеме кайтты илгә җыр булып» исемле китап күргәзмәләре белән таныштырды.