«Мәңге яшь Тукай»
«Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республикакүләм проекты дәвам итә. Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китап укучылары «Мәңге яшь Тукай» әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр, бөек шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турындагы белемнәрен яңарттылар һәм киңәйттеләр, "Милләткә" исемле шигырьне укыдылар.