«Һәйкәл булып басты батырлык»
13 февральдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең Пушкин залында «Һәйкәл булып басты батырлык» исемле әдәби сәгать узды. Әлеге чара фронтовик-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу һәм Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында оештырылды.
Батыр шагыйрь Муса Җәлил үзеннән соң мәңгелек әсәрләр калдырган һәм сугышта батырлык күрсәткән. Китапханәчеләр шагыйрьнең язмышы турында сөйләделәр, студентларга танылган «Моабит дәфтәре»ндәге шигырьләре белән таныштырдылар. Чара барышында видеопрезентация тәкъдим ителде һәм китап күргәзмәсенә күзәтү оештырылды.
Әдәби сәгать Муса Җәлил шигырьләре белән үрелеп барды: «Кичер илем», «Китап», «Ышанма», «Тик булса иде ирек», «Җырларым». Аларны Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең Актерлык бүлегендә укучы студентлар (җитәкчесе – Т.В. Җәләева) укыды.
-------
13 февраля в Пушкинском зале Центральной библиотеки имени А.С. Пушкина прошел литературный час «Героизм встал как памятник». Мероприятие было посвящено 120-летию со дня рождения поэта-фронтовика Мусы Джалиля и проходило в рамках Года воинской и трудовой доблести в Республике Татарстан.
Герой-поэт Муса Джалиль оставил после себя бессмертные произведения и совершил подвиг на войне. Библиотекари рассказали о судьбе поэта, познакомили студентов с его знаменитыми стихами из «Моабитской тетради». В ходе мероприятия была представлена видеопрезентация и организован обзор книжной выставки.
Литературный час сопровождался чтением стихов Мусы Джалиля: «Кичер илем», «Егет көче», «Ышанма», «Тик булса иде ирек», «Җырларым». Их прочитали студенты актерского отделения Елабужского колледжа культуры и искусств (руководитель – Т.В. Заляева).