«Читаем Пушкина. Пушкинны укыйбыз»

   10 февральдә татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре «Читаем Пушкина. Пушкинны укыйбыз» исемле китап уку акциясе уздырды. Әлеге чара рус әдәби теленә нигез салучы бөек рус шагыйре һәм язучысы А. С. Пушкинны искә алу көне уңаеннан оештырылды. Китап укучылары рус шагыйренең  шигырьләрен татар телендә укыды.