“Театр – тылсымлы учак: Алабуга татар халык театры бездә кунакта”
12 март көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында “Театр – тылсымлы учак: Алабуга татар халык театры бездә кунакта” дип исемләнгән театраль кичә узды
27 март – Халыкара театр көне. Гомумән, март ае ул театр ае. Шул уңайдан без дә сүзне театр турында алып бардык. Театр тарихы, аның бүгенгесе турында китапханәче Раушания Вәлиева сөйләде. Кичәгә “Көзге” Алабуга татар халык театры чакырулы иде. Театрның җитәкчесе һәм режиссеры Нина Алексеевна Салимуллина үзләренең коллективы белән таныштырып узды. Алар күренекле драматург Данил Салиховның “Әни буласым килә” спектаклен күрсәттеләр. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары рәхәтләнеп карадылар. “Көзге” Алабуга татар халык театрына үзебезнең рәхмәтләребезне җиткерәбез. Әлеге чарага “Театр яктылыкка, нурга илтә” дип аталган күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә татар театрының тарихын, артистларын күрсәткән китаплар, журналлар урын алды. Күргәзмә белән танышырга теләгән укучыларны Үзәк китапханәнең уку залында көтеп калабыз. Рәхим итегез!