«Бердәмлектә – халык көче»
2026 ел Россия Федерациясендә Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә бай эчтәлекле, кызыклы «В единстве – сила народа. Бердәмлектә – халык көче» исемеле китап күргәзмәсе оештырылды.
Китапханәче укучыларны күргәзмәдә урын алган Идел буе халыкларының бай тарихы, милли киемнәре, көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли йолалары һәм мәдәниятен чагылдырылган китаплар, журналлар белән таныштырды. Бу материаллар халыклар арасындагы бердәмлекнең мөһимлеген, аларның уртак кыйммәтләрен күрсәтә.