"Чулман" әдәби-музыкаль берләшмә утырышы
21 гыйнвар көнне татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә "Чулман" әдәби-музыкаль берләшмәсе утырышы узды. Берләшмә җитәкчесе Т.В. Җәләева 2026 елга багышланган эш планнары белән таныштырды. Алабуга әдипләре шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган шигырьләрен укыдылар.