“Иҗаты – яңа чор”
Татар халкының күренекле композиторы, СССРның халык артисты Нәҗип Җиһановның тууына 115 ел тулу уңаеннан Пушкин исемендәге Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге “Иҗаты – яңа чор” дип исемләнгән викторина тәкъдим итә.
- Нәҗип Җиһанов туган шәһәр.
- Н. Җаһанов кайда, кайчан музыка белән кызыксына башлый?
- Ул үзенең беренче укытучысы итеп кемне атый?
- Консерваториядә укыганда иҗат иткән беренче романсы?
- Кайда һәм ничәнче елда Н. Җиһановның беренче симфониясе яңгырый?
- Казан татар дәүләт опера һәм балет театры Н.Җиһановның нинди операсы белән ачыла?
- 1941 елда язылган һәм Мәскәүдә куелган зур операсы нинди?
- “Илдар” операсын композитор ничәнче елда иҗат итә?
- Шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап язылган опералары?
- Н. Җиһанов сугыш елларында балалар өчен ниләр иҗат итә?
- Композиторның Г. Тукай әкиятләре сюжетына нигезләнеп язылган симфониясе?
- Сугыштан соң Ә. Ерикәй сүзләренә нинди җырлар иҗат иткән?
- Казан дәүләт консерваториясенә кайсы елда Н. Җаһанов исеме бирелә?
- Н. Җиһановның иң зур әсәрләрен атап чыгыгыз.
- Композитор Н. Җиһанов нинди дәүләт бүләкләренә лаек булган?