"Милләт сакчысы"

    Адлер Тимергалин – татар совет әдәбиятында фәнни-фантастик жанр үсешенә зур өлеш керткән язучы-фантаст. Аның әсәрләре, мавыктыргыч сюжеттан тыш, кешелек дөньясын борчыган күп кенә фәлсәфи, әхлакый һәм социаль проблемаларның күтәрелүе, шулай ук авторның аларны сәнгать алымнарын кулланып чишәргә омтылуы белән дә кызыклы. Ул шулай ук зур булмаган юмористик хикәяләр, фельетоннар һәм тел белеменә кагылышлы җитди хезмәтләр авторы, рус язучы-фантастларының аерым әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итүче, металл һәм агач белән эшләүгә кагылышлы халык сүз-аңлатмаларын, шулай ук канатлы әйтемнәр җыючы буларак та билгеле.