"Кардәшлек кадере"

КФУның Алабуга институтында төрек язучысы һәм тәрҗемәчесе Фатиһ Кутлуның "Кардәшлек кадере" китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Кичәгә Татарстан Язучылар Берлеге җитәкчесе Ркаил Зәйдулла, язучылар - Нәбирә Гыйматдинова һәм Зиннур Мансуров та килгән иде. Алар Фатиһ Кутлуның иҗатына тукталып уздылар. Кичәне үзе Фатиһ Кутлу алып барды. Татар һәм төрек телендә җырлап тамашачысы таң калдырды. Кичәдә Алабуга Үзәки китапханәләр системасы директоры А.И. Рагипова һәм китапханәчеләр дә катнашты. Кичә җылы атмосферада узды