“Үз телебез – үзәктә”

21 февраль көнне Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә Халыкара туган тел көненә багышланган “Үз телебез- үзәктә” дип аталган күргәзмәгә күзәтү ясалды.2018 ел – Халыклар бердәмлеге елы дип тә игълан ителде. Һәр милләт өчен туган тел – ул үзенең туган теле.

Шуңа күрә без үзебезнең күргәзмәне Татарстанда яшәүче халыклар теленә багышладык. Анда татар, рус, мари, чуваш,удмурт  телләрен өйрәнүгә багышланган китаплар урын алды. Китапханәдә әлеге милләт вәкилләренең китаплары шактый күп. . Мари, чуваш, удмурт, башкорт, мордва телләрен өйрәнергә теләгән кешеләр китапханәгә килеп карап алырга мөмкиннәр.Килегез, укыгыз, үз телегезне саклагыз!