«Дуслык күпере»

17 сентябрьдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә «Дуслык күпере»  исемле бик матур очрашу узды. “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе күрше Менделеевск шәһәреннән килгән мәртәбәле кунакларны: «Ядкарь» әдәби-иҗади клубына йөрүчеләрне каршы алдылар.

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе Гүзәл Шәрипова кунакларны җылы каршы алып, Үзәк китапханә буенча экскурсия үткәрде.

Түгәрәк өстәл артында “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе җитәкчесе Тәҗрия Вәсим кызы Җәләева берләшмә турында сөйләде, киләчәккә куелган максатлар белән уртаклашты, китаплар бүләк итте. Шулай ук кунаклар да үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр, китапларын бүләк иттеләр.

Әлеге чара үзләренең иҗатлары белән таныштыру, фикер алышу, әдәби берләшмәләр белән танышу, тәҗрибә уртаклашу максатыннан уздырылды.

Мондый очрашулар үзара хезмәттәшлеккә юл салып, киләчәктә дә дәвам итәр дигән теләктә калабыз.