«Сирәк талантка ия каләм остасы»

18 сентябрь – Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның (1925–2000) туган көне, бүген аның тууына 100 ел тулды! Юбилее  уңаеннан татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә «Сирәк талантка ия каләм остасы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче укучыларны танылган язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

Гариф Ахуновның «Хәзинә», «Чикләвек төше», «Хыялый Хәйрүш егетләре», «Ардуан батыр», «Олы Язга сәяхәт», «Этләр патшасы», «Акча күктән яумый» повестьлары укучылар тарафыннан  яратып укыла.