"Татарстанда җәй"
"Татарстанда җәй"
А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре "Татарстанда җәй" программасы кысаларында шәһәр халкын һәм килгән кунакларны "Яңалыклар бездә генә" дип аталган газета-журнал күргәзмәсе белән таныштырдылар. Әлеге күргәзмәдә яңа гына килгән журналлардагы рубрикалар, мәкаләләр турында сөйләнде. "Александр бакчасы"нда ял итүче шәһәр халкы һәм килгән кунаклар күргәзмәне бик кызыксынып карадылар.