«Татар бизәге»
28 августта татар һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлегендә «Татар бизәге» исемле мастер-класс узды. Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көне уңаеннан бу вакыйга татар мәдәнияте һәм аның мавыктыргыч традицияләренә чын сәяхәт булды.
Мастер-классның максаты: нәфис лалә чәчәге рәвешендәге брошка ясау булды. Фоамиран кызларның оста куллары һәм алдан әзерләнгән шаблоннары ярдәмендә нәфис таҗларга әверелде.
Милли бизәк ясау – материал белән эшләү генә түгел, заманнар бәйләнешен тою мөмкинлеге. Һәрбер катнашучы үз куллары белән ясаган матур брошканы гына түгел, ә иҗат процессында җанланган бай татар мәдәниятенең бер өлешен дә алып китте.