«Каһарманнар мәңге яшиләр»

25 август – Җәлилчеләрне искә алу көне.

Александр Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә  «Каһарманнар мәңге яшиләр» исемле тарихи сәгать узды. Китапханәче кече яшьтәге китап укучыларга герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның тугрылыклы ун кардәш көрәштәше турында сөйләде, тарихи фактлар китерде, китап күргәзмәсенә күзәтү уздырды.  

Әлеге чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында үтте.