«Иҗат һәм могҗиза»
5 август – язучы, җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Мәдинә Габделхак кызы Маликовага 90 яшь (1935). Шул уңайдан «Татарстанда җәй» проекты кысаларында «Александр бакчасы» шәһәр паркында Пушкин исемендәге Үзәк китапханә китапханәчеләре Алабугалылар һәм шәһәр кунаклары өчен китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Бу чараның максаты: Мәдинә Маликованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, китапларын укырга тәкъдим итү.