“Таҗи Гыйззәт һәм Алабуга”
А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге “Таҗи Гыйззәт һәм Алабуга” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү уздырды. Әлеге чара танылган драматург Таҗи Гыйззәтнең 130 еллыгына багышланды. Китапханәче Т. Гыйззәтнең тормыш юлы, иҗаты, Алабугада яшәгән чоры белән таныштырды. Ел дәвамында эшләнәчәк проектлар турында сөйләде.