“Тормыш һәм ирек җырчысы”
1 август көнне татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә «Тормыш һәм ирек җырчысы” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә оештырылды. Әлеге күргәзмә татар һәм башкорт халкының классик язучысы Мәҗит Гафуриның тууына 145 ел тулу уңаеннан әзерләнде. Китап укучылар Гафуриның иҗатын һәм тормыш юлын яктырткан китаплар белән якыннан таныша ала.
Мәҗит Гафури Троицкидагы «Рәсүлия», Казандагы «Мөхәммәдия» һәм Уфадагы «Галия» мәдрәсәләрендә укыган. Революциядән соң ул төрле редакцияләрдә эшли. Шул ук вакытта шигырьләрдән тыш, «Кара йөзләр», «Тормыш баскычлары» кебек повестьларын һәм «Кызыл йолдыз» пьесасын, шулай ук «Эшче» операсының либреттосын яза. Балалар өчен шигырь һәм хикәяләр иҗат итә.