"Дару үләннәре - сәламәтлек чыганагы"

А.С. Пушкин исемендәге  Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчесе "Татарстанда - җәй" программасы кысаларында "Дару үләннәре - сәламәтлек чыганагы" дип аталган китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә шифалы үләннәр, аларны кайчан һәм ничек җыярга, ничек кулланырга , аларны ничек саклау турындагы китаплар урын алган. Шәһәр халкы һәм килгән кунаклар бик кызыксынып карадылар. Үзләренең нинди үләннәрне кулланулары  турында сөйләделәр һәм безнең белән  тәҗрибә уртаклаштылар.