"Канатлы дөнья"
Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчесе "Татарстанда -җәй" проекты кысаларында Александр бакчасында язучы Җәүдәт Дәрзаманның китапларын китап укучыларга тәкъдим итте. Шәһәр халкы һәм килгән кунаклар күргәзмәне бик кызыксынып карадылар.