“Дала бөркете ”

15 февраль  көнне Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә каһарман шагыйрь Муса Җәлил туган көнгә багышлаган “Дала бөркете” дип аталган батырлык сәгате  узды. Яшәеше, көрәше белән XX гасырның  батырлык һәм ватанпәрвәрлек символына әверелгән Муса Җәлилнең тормыш сукмагы серле дә, фаҗигале дә. Алабуга медицина көллияте студентларын  Муса Җәлилнең серле һәм фаҗигале тормыш юлы, аның бөтен дөньяга көчле рух символы булган    “Моабит дәфтәрләре”һәм башка патриотик шигырьләре белән  китапханәче Раушания Вәлиева таныштырды. Җәлил шигъриятенең иң якты, матур, сокландыргыч сәхифәсе  - аның мәхәббәт лирикасы. Студентлар мәхәббәт лирикасына  кергән шигырьләрен дә кызыксынып тыңладылар. “Муса Җәлилнең нәсел дәвамчылары” дип аталган фильм -презентация  карадылар. Муса Җәлилнең балалары, оныклары турында белделәр. Китап күргәзмәсе белән таныштылар.