"Гаилә. Мәхәббәт. Тугрылык"

А.С.Пушкин исемендәге татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчесе "Татарстанда-җәй" масштаблы мәдәни-туристик проект кысаларында "Александр бакчасы"нда "Гаилә. Мәхәббәт.Тугрылык" дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Күргәзмәдә гаилә мөнәсәбәтләре, гаиләдә мәхәббәтне саклап калу  темаларын яктырткан китап һәм журнал материаллары урын алды. Шәһәр халкы һәм килгән кунаклар бик кызыксынып Күргәзмәне карадылар. Без аларны "Гаилә, Мәхәббәт, Тугрылык" көне белән тәбрикләдек.