Ильяс Салихҗан "Чынга ашкан хыялларым.."

   А.С.Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге сезгә язучы, матбугат ветераны Ильяс Салихҗанның яңа басылы чыккан "Чынга ашкан хыялларым..." дип исемләнгән публицистик язмалар һәм хикәяләр китабын тәкъдим итә. 

Әлеге китапта автор үзенең ятим калуын һәм балалар йортында тәрбияләнүен документаль төгәллек белән сөйләп бирә. Автор үзе укыган Казан каласын да, эшләгән Себер яклары табигатен дә үзенчәлекле һәм кызыклы итеп тасвирлый. Очерк һәм хикәяләрендә халык тормышы чагыла. Китап укучы дусларыбыз сезне үзебезнең китапхандә көтеп калабыз.