Рифә Рахман "Татар кызы"
Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китап укучыларга язучы Рифә Рахманның "Татар кызы" романын тәкъдим итә. Романның төп каһарманы - тәгаен образларда чагылыш тапкан һәм бер үк вакытта гомумиләштерелгән дә Татар кызы. Әсәрдә XX гасыр гарасатларын кичеп исщн калган татар авылы, зур илнең төрле төбәкләренә сибелгән милләт кызлары-егетләренең гыйбрәтле язмышлары сурәтләнә. Китап укучыларын китапханәдә көтеп калабыз. Рәхим итегез!