"Табигать баласы"

  А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчесе "Җәйге уку залы" программасы кысаларында, күренекле татар язучысы Камил Кәримовның  75 яшьлек Юбилее хөрмәтенә "Табигать баласы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Паркта ял итүчеләр һәм шәһәр кунаклары Камил Кәримовның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Китаплары белән кызыксындылар. "Татарстан" журналының соңгы 6 нчы номерында Камил Кәримов турында басылып чыккан яңа мәкаләне укыдылар. Камил Кәримовка яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз.