Корыч ихтыярлы ир-егетләр
13 февраль көнне Үзәк китапханәнең укулар залында инвалид язучыларыбыз Фәнис Яруллин белән Гакыйль Сәгыйровның 80 еллык юбилейларына багышланган “Корыч ихтыярлы ир-егетләр” дип аталган әдәби кичә узды. Кичә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары белән берлектә уздырылды. Студентлар Фәнис Яруллин белән Гакыйль Сәгыйровның тормыш юлы һәм иҗаты белән Алабуга медицина көллияте студентларын таныштырдылар. Кичәдә Фәнис Яруллин белән Гакыйль Сәгыйровның шигырьләрен студентлар бик зур осталык белән укыдылар. Кичәдә шулай ук Бөтендөнь Татар Конгрессының Алабуга бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Гайфиевна Габдрахманова катнашты. Ул студент елларында Фәнис Яруллиннарда кунакта булганнарын, аның тормышка карашын, әсәрләре, шигырьләре турында бик матур итеп сөйләде. Студентлар кичәдән канәгать калдылар.