“Фронтовик әдип" - Габдулла Галиев
Галиев Габдулла Гали улы 1920 елның 20 июнендә Татарстанның Теләче районы Шәдке авылында укытучы, урта мәктәп директоры гаиләсендә туа. 1935 елда, Шәдке җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Казанга килә һәм педагогия институтының рабфагына укырга керә. Бу чорда аның әдәби иҗат эше башлана. Ул елларда чыккан «Яшь ленинчы» яшьләр газетасында корреспондент булып эшли. Бу чорда ул инде танылган язучылар һәм журналистлар белән очраша һәм актив хат алыша. Архивларда танылган татар балалар язучысы, соңрак фашистлар тарафыннан М.Җәлил белән бергә җәзалап үтерелгән Абдулла Алиштан хат саклана.
1939 елда Татарстан Дәүләт китап нәшриятында яшь авторның татар телендә беренче шигырьләр җыентыгы –«Яшел үсентеләр» дөнья күрә, ә бер елдан соң (1940 ел) аның «Үсәбез» исемле шигырь-поэмасы аерым китап булып чыга.
1939 елда Габдулла хәрби хезмәткә алына. 1941 елның июнендә демобилизациягә берничә атна кала ул фронтның алгы сызыгына эләгә, хәрби хәрәкәтләрдә катнаша башлый. 1941 елның сентябрендә Украинаның Каменец-Подольский шәһәрен саклаганда, авыр бәрелешләрнең берсендә ул батырларча һәлак була.
1961 һәм 1975 елларда Татарстан Дәүләт китап нәшриятында аның әдәби мирасы турында хикәя булган «Алар безнең хәтердә» җыентыгы ике мәртәбә дөнья күрә.