"Яңалыклар бездә генә"

А.С.Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге "Җәйге уку залы" кысаларында Александр бакчасында "Яңалыклар бездә генә" дип аталган күргәзмә оештырды. Әлеге күргәзмәдә татар телендә китапханәгә килүче журналлар урын алды. Шәһәр халкын һәм килгән кунакларны Татарстанда чыгып килүче  журналларның соңгы номерлары белән таныштырдык. Санкт-Петербургтан килгән кунаклар бик кызыксынып журналларны карадылар.