Таҗи Гыйззәт турында замандашлары
#130Гыйззәт_Алабуга #130Гиззат_Елабуга
Утызынчы еллар Таҗи Гыйззәт драматургиясенең аеруча чәчәк аткан чоры булды. Билгеле, ул һәр әсәрен башлыча йөрәк кушуы буенча, дөньяга карашыннан туган уйлары, хисләре нигезендә иҗат итте. Ләкин алар нәкъ театр җитәкчелеге дәүләтебез һәм партия органнары, кыскасы, заман таләп иткән уртак бурычлар иде. Аларның байтагы театр киңәше, дәүләт заказы буенча тудылар.
Туган илебездә авыл хуҗалыгын яңабаштан кору, колхозлашу нигезендә кискен сыйнфый көрәш барды. Авыл ярлылары бугазга-бугаз килеп кулакларга каршы көрәшәләр. Урта хәллеләрнең байтагы кайсы якка кушылырга аптырыйлар.
Театр әнә шул катлаулы көрәшне күрсәтергә, партия куйган изге бурычлардан чыгып, тамашачыны шул көрәшкә рухландырырга тиеш иде. Билгеле инде, иң беренче нәүбәттә театр үзенең сыналган авторы “Талир тәңкә”, “Наемщик” әсәрләрен тудырган Таҗи Гыйззәткә мөрәҗәгать итте, һәм Таҗи Гыйззәт, “Бөек борылыш”, “Ил үскәндә” пьесаларын язып, үзенең сугышчан бурычын үтәргә тырышты...
(Риза Ишморатның “Гомер сукмаклары” исемле китабыннан. Казан. 1987. 346-347 битләр – К.Г.)