«Кайтмыйлар еллар, кайталар җырлар»
2 июньдә татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә күренекле шагыйрь һәм язучы Нәби Дәүлинең тууына 115 ел тулу уңаеннан әңгәмә һәм китап күргәзмәсенә күзәтү үтте. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында узды. Китап укучылар фронтовик шагыйрьнең әсәрләре белән таныштылар.
Шагыйрьнең сугышка кадәр үк “Бәхет”, “Ал чәчәк”, “Уйлар”, “Кырык шагыйрь” дигән китаплары дөнья күрә. Сугыштан соң аның “Яшәү белән үлем арасында” һәм “Җимерелгән бастион” дигән повестьлары, “Минем танышларым”, “Тамгалы бүре”, “Хәерле көн, дуслар” дигән хикәяләр, “Иртәнге җыр”, “Яңа көннәр туганда”, “Юлда очрашулар”, “Көндәлек дәфтәре”, “Уфа каласы ни өчен матур?” кебек шигырь җыентыклары басылып чыкты.