«Очрашу урыны – китапханә»

     27 май – Бөтенроссия китапханәләр көне. Шул уңайдан татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре «Очрашу урыны – китапханә» исемле экскурсия оештырды. Биредә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең икенче курс студентлары катнашты. Студентлар бүлекнең эшчәнлеге белән таныштылар; “Китап иле – серле дөнья», «Гыйззәт кабызган чаткылар”, “Җирдәге тынычлык хакына”, “Яңалыклар бездә генә”, “Каюм Насыйри – татар әдәбиятының якты йолдызы”, “Яңа китаплар” исемле күргәзмәләренә күзәтү ясадылар, Татарстан картасын җыйдылар.