“Халыкка якын язучы”
1нче майда атаклы татар язучысы Вакыйф Нурулла улы Нуруллинга 90 яшь тулу уңаеннан татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Халыкка якын язучы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Язучының иҗатына күзәтү үткәрелде, китаплары тәкъдим ителде.
Вакыйф аганың бөтен хезмәт юлы әдәбият, китап һәм музей дөньясы белән бәйле. Ул «Казан утлары» журналында проза бүлеге мөдире, Татарстан китап нәшриятында баш мөхәррир булып эшли. 1993-2008 елларда Татарстан Милли музееның әдәбият бүлеген җитәкли.
Вакыйф Нуруллинның язу стиле халыкчан гадилеге, эчке җылылыгы, ихласлыгы, тормышчанлыгы белән аерылып тора. Ул әдәбиятка 1960-елларда килгән әдипләрнең берсе. Аның повестьләре буенча совет елларында ук татар телевидениесендә телеспектакльләр төшерелеп күрсәтелә башлый.
Вакыйф аганы ихлас күңелдән туган көне уңаеннан котлыйбыз һәм ныклы сәламәтлек телибез!