Таҗи Гыйззәт турында замандашлары
“Таләпчәнлек”
Озак еллар буе Татар дәүләт академия театрында бергәләп эшләгән, хезмәттән тыш та якын аралашып яшәгән кеше буларак, аның турында шуны әйтәсем килә: үз иҗатына зур җаваплылык белән карый торган, намуслы, гадел, саф һәм йомшак күңелле, ләкин гаделлек таләп иткәндә, яхшы ук кырыс та була торган кеше иде Таҗи Гыйззәт. Үз иҗатына карата нык таләпчән булды. Әйдә, ярар әле, дип бер генә әсәрен дә аннан-моннан гына эшләмәде. Минем пьесалар нигезендә куелган спектакльләр тамашачыга ошарлык, аны дулкынландырырлык булсын, идея-художество сыйфатлары белән югары булсын, дип эшләде.
(Риза Ишморат)